-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
11 ноябрь 2022, 13:30

Теремкәй

Дәү әниләр, оныкларга әкият укыйбызмы? Сабый чакта нәнәйләр укыган әкиятләр аеруча хәтердә саклана. 

Теремкәй
Теремкәй

Теремкәй


Урыс халык әкияте


Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:
— Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган.
Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.
Көннәрдән бер көнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?
— Мин бака-Бакылдык булам.
— Әйдә, кер, бергә торырбыз.
Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.
Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?
— Мин куян-Куркаккай булам.
— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.
Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.
Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:
— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай. Ә син үзең кем буласың?
— Мин төлке-Хәйләбай булам.
— Әйдә, кер, бергә яшәрбез.
Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.
Яшь бүре-Сорыколак, теремкәй яныннан чабып барганда, тәрәзәдән караган да сораган:
— Әй терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай.
— Мин, төлке-Хәйләбай. Ә син үзең кем буласың?
— Мин бүре-Сорыколак булам.
— Әйдә, кер безнең янга!
Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.
Көтмәгәндә, теремкәй янына, лап-лап атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.
Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:
— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.
— Мин, тычкан-Чыелдык.
— Мин, бака-Бакылдык.
— Мин, куян-Куркаккай.
— Мин, төлке-Хәйләбай.
— Мин, бүре-Сорыколак. Ә син үзең кем буласың?
— Мин аю-Камытаяк булам.
— Кер, алайса, бергә яшәрбез!
Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.
— Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса, — ди Камытаяк.
— Син безне сытарсың бит!
— Юк, сытмыйм,— ди.
— Мен, алайса! — диләр.
Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт! Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә. Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлкеХәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр. Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

 

Фото:papik.pro

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: