Беркөнне картәтиебез урманнан кечкенә томшыклы, зур сары күзле яралы ябалак баласын алып кайткач, сеңлекәшлә-ребез белән моңа әй куандык, әй шатландык инде! Ләкин картәтиебез кошчык янына безне якын да җибәрмәде.
– Берүк кенә саксыз кагыла күрмәгез. Әнә бит, канаты сынган мескенемнең, — дип, безне кисәтеп кенә торды. – Дару сөртеп, канатын бәйләргә кирәк булыр, савыккач әнисе янына, агачтагы куышына бергәләп илтербез, – иде ул.
Читлектәге яралы кош баласын без көн дә төрле-төрле ризыклар белән сыйладык. Канаты да төзәлә башлады үзенең. Кәефе дә яхшыра төште. Картәтием аны сарай алдына чыгара башлады. Кунак кош баласы картәтиемне шулкадәр яратты, хәтта ризыкны да аның кулыннан гына ашый. Бәләкәй ябалакның канаты ялгангач, картәтием аның тәпиенә җиз балдак кидерде һәм без бергәләп аны ындыр артындагы урманга – иреккә җибәрдек.
Кунагыбыз киткәч безгә дә күңелсез булып калды. Ул киткәнгә иң куанган җан иясе – мияубикә булды. Хәзер үртәлмичә, инде рәхәтләнеп идәнгә сузылып йоклый башлады.
Көннәр бер-бер артлы үтә бирде. Ябалак баласы турында оныта да башлаган идек инде.
Беркөнне нәнәем миңа чиләк төбенә җим салып, тавыкларга сибәргә кушты. Мин, тавыкларны чакырып, җим сиптем дә, иске чиләкне сарайга кертеп куйыйм дисәм, куначада томырылып карап утырган сары күзле ябалак баласын күрдем. Шатлана-шатлана өйгә йөгердем – безнең кунак кире урап кайткан! – дип, кошчыкның сарайда куначада утыруын әйттем. Хәбәрне ишетеп авызы ерылган картәтием:
– Бәбкәм, кунак безгә рәхмәтен әйтергә килгәндер. Кем белә, бәлки, ул өй алдын да сагынгандыр. Ничек кенә булмасын, яхшылык беркайчан да җирдә ятмый ул. Шуның эчен, гомерегез буена кешеләргә генә түгел, бүтән җан ияләренә дә яманлык кылмаска тырышыгыз, әйбәт күңелле кешеләр булып үсегез! – дип, аркабыздан сөйде.
Гаҗәп, яхшылыкны хәтта кошлар да аңлый икән...
Дилә БУЛГАКОВА.
Фото:pikabu.ru