+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
10 декабрь 2022, 10:35

Йорт салалар

Тышта тагын кар яуган. Койма буйларында шундый матур, шундый тигез, йомшак булып ята ул: күз камашырлык! Азат киенеп чыкканчы, таптап, бозып китмәсәләр генә ярар иде.

Йорт салалар
Йорт салалар

Әнә күршеләрнең Акбае юл читенә баскан да уңга-сулга карап, эреләнеп тора. Койма буендагы карны таптыйсы булмагыз, ботыгызны тешләрмен, янәсе! Хәзер Азат чыгар, аның белән карга бата-чума уйнарбыз дип көтәдер әле.

Азат көрәген тотып ишегалдына чыгуга, Акбай аны койрыгын болгый-болгый каршылады:

— Һам-һам!

Бу аның: «Мин кайчаннан бирле сине көтеп торам!» — дигән сүзе инде.

Азат, иркәләп, аның башыннан сыйпады:

— Әйдә, Акбай, кардан өй ясыйк. Бик зурны, әнә теге безнең каршыдагы биш катлы йорт хәтлене! — диде.

Акбай, аңлаган кебек, койрыгын селкеп куйды:

— Һам-һам!

«Бик шәп, әйдә, мин дә булышырмын», — ди Акбай үзенчә.

Кеше аягы тимәгән кар, койма буенда ятып, шактый басылган икән. Азатның көрәге тиз генә батып китмәде. Шулай да ул бер шакмак кар кисеп алды. Алды да бераз аптырап торды...

Азат берүзе. Күңелсез болай. Ул зур эшкә кереште бит: йорт сала! Карны шакмаклап ала да берсе өстенә икенчесен өя бара.

Шулвакыт Гөлшат килеп чыкты. Аның кулында кечкенә генә тимер көрәге бар, бик матур кызыл көрәк!

Гөлшат кардан ясалган стенага карап торды да:

— И-и, нинди матур йорт булыр бу, Азат! — диде. — Тик менә тәрәзәләре юк икән...

— Әйдә, алайса, бергәләп ясыйк!.. — диде Азат.

Тәрәзәләр ясалды, түбәсен дә әйбәтләп яптылар. Инде эш бетте дигәндә генә, Вова килеп җитте.

— Әбәү, моның морҗасы кайда? Морҗасыз йорт буламыни?

— Була шул, — диде Гөлшат, аңа каршы төшеп. — Хәзер йортларны газ белән җылыталар, беләсең килсә!..

Шулвакыт ишегалдында Илгизәр күренде. Ул:

— Ай-һай, нинди матур йорт! Нәкъ чын шикелле, — диде. — Ә... ишекләре?

— Нәрсә, нәрсә? — диделәр балалар.

— Ишекләре кайда? Бер ишеге дә булмагач... Түбәсеннән төшеп йөрерсезме?!

Балалар аптырап калдылар. Чыннан да, ишек ясарга онытканнар ич алар!..

Дуслар, дәррәү эшкә тотынып, бер-ике ишек тә ясап куйдылар. Хәтта ишекләрнең берсенә Акбай башын да тыгып карады.

Янәсе, кирәк-ни булса, бу ишектән эчкә кереп булырмы икән!

— И-и, нинди матур!

Карасалар — күрше йорттагы Гөлчәчәк килеп җиткән икән. Эш белән мавыгып күрми калганнар аны балалар.

...Дуслар йортның шундый матур булып чыгуына үзләре дә исләре китеп карап торалар. Азат кул чабарга тотынды, Гөлшат иптәшләрен җитәкләп җырлап җибәрде:

 И-и, карагыз, күрегез,

 Нинди матур өебез!

Балалар йорт тирәсендә әйлән-бәйлән уйный башладылар. Акбай да алардан калышмады, ул да булышты ич йорт салырга!

 Госман Бакир

 

Фото: otdih.usadbaonline.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: