Төрек халык әкияте.
Бервакыт тычканнар бергә җыелышып, мәчене тотарга хәйлә кора. Ничә еллар буена аларны куркытып яшәгән җәнлекне, ниһаять, кулга алырга кирәк, дип ниятлиләр. Бик озак уйлыйлар тычканнар, әмма берни дә уйлап таба алмыйлар. Шулчак бер иптәшләре болай ди:
- Әйдәгез, мәче муенына кыңгырау эләбез. Ул берәр хәрәкәт ясауга, без шундук качышып бетәбез.
Бу фикер башкаларга бик ошый. Хәйлә уйлап тапкан акыллы тычкан шундук кычкыра:
- Хәзер кыңгырау алыр өчен акча җыябыз!
Тычканнар кем күпме бирергә тиеш икәнлеген сөйләшә башлый. Тиз арада алар арасында бәхәс туа, чөнки һәркемнең дә акчаны азрак бирәсе килә.
"Сиңа аз түләргә туры киләчәк, ә миңа күп! Нигә сезгә аз түләргә ярый, ә миңа юк?" - дигән тавышлар һәр почмактан, һәр оядан яңгырый башлый. Шул вакытта сүзне бер карт тычкан бүлдерә. Ул инде үз гомерендә күпне күргән, күп мәчеләр белән сугышкан:
- Тынычланыгыз! Миңа сезнең акчагыз кирәк түгел! Кыңгырауны мин үзем дә сатып алырмын. Тик сез миңа мәче муенына кыңгырау эләрдәй кыю тычканны күрсәтегез! Андый батырлар булса, уртага чыгып, үзен күрсәтсен.
Шулай итеп, тычканнар патшалыгындагы бәхәс тәмамлана, кыңгырау мәсьәләсе дә үз-үзеннән чишелә.
Фото: freepik.com.