Җәвад Тәрҗеманов
Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа:
— Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле, – дигән.
— Әйдә, – дигән Рөстәм. – Бергә-бергә күңелле булыр.
Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән:
— Һау-һау, мин дә барам.
Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп:
— Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк! – дип кычкырган.
Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан – песи баласы Мияу, аннан – көчек Һауһау, аннан – тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан:
— Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?
Тегеләр:
— Урманга җиләккә барабыз, – дигәннәр. — Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр.
Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан – Мияу, аннан – Һауһау, аннан – Кикрикүк, иң арттан – Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар.
— Миһа-һа-а! – дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.
Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан – песи баласы Мияу, аннан – көчек Һауһау, аннан – тавык малае Кикрикүк, аннан – каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан – колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр:
— Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам.
Тегеләр:
— Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр, – дигәннәр.
Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан – песи баласы Мияу, аннан – көчек Һауһау, аннан – тавык малае Кикрикүк, аннан – каз бәбкәсе Кыйгак, аннан – колын Миһаһа иң соңыннан – бәти Мәәә. Шунда каршыларына...
Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.
Тәмле төшләр, дускайларыбыз!
Фото: freepik.com.