Сергей Козлов
Гаҗәп яз
Әкият
Бу Керпекәй хәтерләгән иң гаҗәп яз булды. Агачлар яфракка күмелде, үләннәр яшелләнде һәм меңләгән яңгырлар белән юылган кошлар урманда җырларын башлап җибәрде.
Барысы да чәчәк ата иде.
Башта зәңгәр умырзаялар чәчәк атты. Һәм нәкъ шушы вакытта Керпекәй йорты тирәсендә диңгез барлыкка килде. Бу диңгезгә ул якын килсә, шунда кереп чумар кебек тоела иде. Шуңа күрә ул бер атна буе ишегалдында гына утырып чыкты, чәен дә шунда эчте, җырлар да җырлады.
Аннары тузганаклар чәчәк атты. Алар нәзек аякларында талгын гына искән җилгә селкенеп утыралар. Әмма бу чәчәкләр шулкадәр ачык сары төскә кергәннәр ки, хәтта Керпекәй бер иртәдә уянып, тышка йөгереп чыккач, Африкага эләктем, дип уйлады.
— Бу мөмкин түгел! – дип уйлады Керпекәй. – Африкада булсам, Арысланны күрер идем бит!
Һәм шунда ук ул өйгә тиз генә кереп, ишекне бикләп куйды. Чөнки ишек каршында чып-чын Арыслан пәйда булды. Аның яшел муены һәм нечкә яшел койрыгы да бар.
— Нәрсә соң бу? – Керпекәй, йозак тишеге аша Арысланга карап, мыгырдады. Бераздан соң гына аның исенә төште: бу бит карт бүкән яшел үсентеләр чыгарган һәм бер төн эчендә чәчәк аткан.
— Барысы да чәчәк ата! – дип җырлый-җырлый ишегалдына чыкты Керпекәй. Шунда ул үзенең агач урындыгын алып, сулы чүлмәккә салып куйды. Икенче көнгә исә бу урындык яңа ярган яшь каен яфраклары белән тулган иде.
Фото: mishka-knizhka.ru