Дилә Булгакова
Без ураза тоттык
Рамазан ае килеп җитсә, безнең өчен дә олы бәйрәм башлана иде. Нәнәем уразага кергәндә мин дә иртә таңнан сикереп тора идем. Чөнки ул: «Әй, кызым, кузгал әле, кояштан алда йокысы качкан кешенең гомере озын була», – дип аркадан сөя-сөя уятыр иде.
Иртәнге чәй янындагы шул тәмле ризыкларның тәме әле дә телем очында кебек. Өстәлдәге төче коймак, мең төрле җимеш, җиләк кагы, бал, каймак һәм күперелеп пешкән икмәк. Күпвакыт бәрәңге пәрәмәче дә табынга менеп кунаклаганы истә. Рәхәтләнеп сыйлангач, «дал-дал әппәр» итәсең дә, көн буена ашамаска, эчмәскә! Ә җәйге көн бик озын, эссе. Бер-ике, иң күбесе – өч көн түзгән хәтердә. Ә дүртенчесендә инде нәнәемнең, җиз комганын күтәреп, тәһарәт алырга чыгып китүе була, безне Алла бабай күрмәсен, нәнәем күрмәсен, дип зур мичтән онлаткан белен алабыз да караңгы чоланга бикләнәбез, төелә-төелә шуны сыпыртабыз. Кичен исә нәнәй артыннан бисмиллабызны кабатлап, тоз ялап, берничә йөзем кабып, авыз ачабыз. Шунда нәнәемнең никадәр шатлануын күрсәгез икән!
Балалык шул, әйтерсең лә нәнәем өчен ураза тотабыз. Менә хәзер сәхәр саен барысы да исемә килеп төшә. Гафу ә илә, Раббым, сабый, нарасый чак иде бит. Ә нәнәемә бу хакта үскәч тә сөйләмәдем, батырчылыгым җитмәде, кыенсына идем.
Фото: azan-syzran.ru