Виталий Бондарь
Дөньяда бер чикерткә яшәгән. Ул бик кечкенә булган, шуңа күрә аны беркем күрмәгән дә искә дә алмаган. Чикерткә бермәл, игътибарны үзенә җәлеп итәм дип, имеш-мимеш тарата: янәсе дә ул атаклы тимерче икән. Бу һөнәрне болыннарда яшәүчеләр бик хөрмәт иткәннәр.
Вакыт уза, һәм бу хәйләкәр бөҗәкне күреп алалар.
Беренче булып аның кулын коңгыз килеп кыса: "Сәлам! Үз-з-земнең хөрмәтемне белдерергә рөхсәт итегез-з-з!"
Коңгыз артыннан шунд ук тычкан килә: "Пи-пи-пи, нинди бәхет, шундый бөек чикерткә белән күрше булырга!"
Тиздән бөтен болын җанварлары да тименче бөҗәк турында гөрли башлый.
Чикерткә бу мәшһүрлеккә бик тә шатланды. Хәтта элеккегедән дә күбрәк мактана башлый. Оста тимерче турындагы дан тиз арада тирә-якка да тарала. Ул кая гына килсә дә, һәр җирдә аны хөрмәткә күмәләр. Күбәләкләр чикерткәгә алкышлый, кырмыскалар юл бирә, кортлар баш ия. Хәзер чикерткә үзен чын мәгънәсендә танылган шәхес итеп хис итә башлый.
Ләкин бер көнне болын өстендә болытлар килеп чыга һәм күктән боз ява башлый. Күп кенә бөҗәкләр ул көнне начар һава торышыннан каты зыян күрәләр. Бөҗәкләр тимерче йортына килеп, ялварып ярдәм сорыйлар. Кемнең канатларын ямарга кирәк, кемнең буыннарын төзәтергә, ә кемнеңдер бөтенләй барысын да алыштырырга…
Ләкин хуҗа өендә булмый. Куркудан калтырап, ул ботак астында посып утыра. Алдашу ачыклану белән янаганда, аның иң зур теләге - игътибарны үзеннән читкә алу.
Көн дәвамында чикерткә үләннән түбәнрәк, судан тынычрак булып посып утыра. Өеннән соңгы бөҗәк кайтып китү белән, ул үлән арасыннан чыга. Ә караңгы төшкәч, аны беркем дә белмәгән урынга чыгып йөгерә.
Шул вакыттан бирле кечкенә чикерткә, күзгә ташланмый гына, бер урыннан икенче урынга сикереп йөри, имеш. Лаексыз дан менә нәрсәгә китерә икән...
Фото: gas-kvas.com.