+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Гөлназ ГАФАРОВА. Китмисеңмени... Хикәя

Бүген Әмирләргә яңа диван китерделәр. Уххх малай! Вәт шәп, вәт матур!

Гөлназ ГАФАРОВА. Китмисеңмени... Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Китмисеңмени... Хикәя

Гөлназ ГАФАРОВА

Китмисеңмени...

Хикәя

Бер авылда яшәсәләр дә, Әмирнең үзен генә дәү әниләренә җибәрмиләр.

– Мәскәү урамы белән бер: машина тыз-быз йөреп кенә тора, өстәвенә хуҗасыз этләр бик күп! – ди һәрчак әнисе.

Әтисе, кистереп “йөрмә” димәсә дә, “бар” дип тә өздереп кенә әйтми. Бала-чага түгел бит инде Әмир! Беренче сыйныфны бетерергә бер айлап кына вакыт калып бара.

Менә бүген дә дәү әниләренә әтисе белән әнисенә ияреп килде. Мичтә пешкән тәбикмәк белән тәмләп чәй эчтеләр. Бөтен авыл халкы, газ кергәч, мичен сүтеп бәрде, ә дәү әнисенең өендә ап-ак мич кукраеп утыра бирә. Газын кертте-миченә кагылдырттырмады дәү әнисе. Дөрестән дә, әнә бит мич тәбикмәге нинди тәмле! Үзе калын, үзе туклыклы. Әнисе дә пешерә тәбикмәкне, тик аныкы газ өстендә пешә һәм бик юка була.

– Бианаңның бер тәбикмәге синең биш тәбикмәгеңне суга да ега! ­– дип шаяртырга ярата әтисе.

Чәйдән соң залга, дәү әнисе әйтмешли, “бер тын алырга” чыгып утырдылар.

– Нинди яңалыклар бар, әни, сезнең очта?

Әтисе диванга сузылып ук ятты.

– Иии, улым, көн-таң атса, чабабыз инде шунда. Әлләни яңалыклар юк. Камилә әбиеңнең малайлары кичә машина алып кайттылар. Бик матур, ак төстә. Рәсихларның малайлары туды, әле больницадан кайтмады Гөлчәчәк. Кайткач, бәби күрергә коймаклар пешереп алып керермен дип торам, Аллаһ боерса. Бик матур костюм кайтарттым Фәридә кызыннан, бәби карарга буш кул кереп булмас. Менә шул инде яңалыклар, улым.

– Бик күңелле  яши сезнең урам, әни! – дип көлде әнисе.

– Күңелсезе дә бар инде, килен. Җәмилә төпчегенең хатыны кайтып китте бит.

– Ничек кайтып китте?

– Ире белән ачуланышканнар да, бик кирәкле киемнәрен генә бер сумкага тутырып, әниләренә киткән дә барган. Җәмилә белмичә дә калган. Яшьләрнең серкәсе су күтәрми бит хәзер.

Өлкәннәрнең үзара сөйләшкәне Әмиргә кызык түгел иде. “Яңалык” дигәч, колакларын торгызган иде дә, бернинди “яңалык” та ишетмәде. Бәби туу, машина алу яңалыкмыни? Менә мәктәптә, ичмасам, сишәмбе көнне иртән бөтен яңалыкларны ишетә алар укытучы апаларыннан. Политинформация  дип атала ул яңалыклар. Илдә нинди вакыйгалар булган, республикада нинди төзелешләр бара, районда нинди чаралар үтә, мәктәптә нинди бәйгеләр узган-барсын да сөйли Зөһрә Кәрам кызы.  Авылда кемнәрнең машина алганын гына әйтергә “оныта”.

Яңалык дигәннән, менә кичә генә Әмирләрнең урамында булды ул яңалык. Яңалык дисәң дә яңалык ичмасам! Самирның әтисе квадроцикл  алып кайтты! Әмирнең генә түгел, бөтен урам малайларының күзе янды. Көнозын алмаш-тилмәш малайларны йөртте шунда Самирның әтисе.  Квадроциклны малайларның үзләренә генә калдырып кереп китмәде. Бүген дә чыкканнардыр да, Әмир менә кунакта йөреп ята бит әле...

Атна буе яңгыр яңгыр яуды.  Дәү әнисе әйткәндәй “күкнең төбе тишелде”, ахры. Урамда уйнамагач, өйдә генә күңелсез икән ул. Их, юк шул Әмирнең бер туганы да. Нишләп әниләре берәр малай, я кызга акча җиткерә алмыйлардыр һаман. Әнә, Самирның абыйсы да, сеңлесе дә бар. Өстәвенә квадроциклга да акча җиткергән әтисе. Әмирнең хәтта көчеге дә юк. Бу өлкәннәрне! Ник аңлап бетермиләр икән бәләкәй кешеләрне?!

Бүген Әмирләргә яңа диван китерделәр. Уххх малай! Вәт шәп, вәт матур! Әмирнең әти-әнисенә бөтен үпкәсе бетте дә куйды. Ярый, башта диван алыйк, аннары Әмиргә берәр энекәш алып кайтырбыз дигәннәрдер. Утырып та, сикереп тә, ятып та карады диванга Әмир. Аны алып килүчеләргә ниндидер кәгазьгә кул куеп, акча биреп җибәргәч, әтисе белән әнисе диванны стенага терәтеп  куйдылар. Тик бераз торгач әнисе:

– Кара әле, Марат! Әйдә каршы якка куйыйк әле, монда бик күренеп тә бармый! – димәсенме.

– Зәлия, син нәрсә! Үзеңә аннан верандыга чыгу уңайсыз булачак бит! – дип әтисе каршы төште.

– Юк, әйдә каршы якка куябыз!

– Анда әйбәт булмый!

– Син күчермәсәң, үзем булса да күчерәм мин аны!

– Үзсүзләнмә, Зәлия! Монда да бик яхшы тора. Торсын!

Бәхәс кем файдасына тәмамлангандыр, Әмирне иптәшләре урамга чакырып алды...

Кичен Зәлия белән Марат  телевизор карарга утырдылар. Бик кызык комедия бара. Рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешә-көлешә, экран  геройларын тикшергәндә, залга аркасына сумкасын аскан Әмир килеп чыкты. Аның күзләре зур ачылган, йөзендә чиксез гаҗәпсенү иде. Ул башта әнисенә, аннары әтисенә карады:

– Әти, әти! – диде ул, – син китмисеңмени?!!

– Кайда? – әтисе аптырап улына төбәлде.

– Бәй, сез әни белән ачуланыштыгыз бит! Дәү әниләргә китмисеңмени!?

Әнисе, берни аңламый, Әмирнең сумкасын ачып карады. Анда Әмир үзенең киемнәрен тутырган булып чыкты.

– Син, әти, дәү әниләргә китмисеңмени? Мин дә синең белән китәм!!! — дип кабатлады Әмир.

Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып тордылар да, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, кычкырып көлеп җибәрделәр. Әмир генә берни төшенми зал уртасында басып торуында булды...

 

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: