Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
18 октябрь 2023, 09:00

“Аның шулкадәр нык елавы үзәкне өзә иде...”

Башкалада дүрт яшьлек балага ашыгыч рәвештә коткаручылар чакыртканнар.

“Аның шулкадәр нык елавы үзәкне өзә иде...”
“Аның шулкадәр нык елавы үзәкне өзә иде...”

Уфада кечкенә балага ашыгыч рәвештә коткаручылар ярдәме кирәк булган. Октябрьнең 50 еллыгы адресы буенча урнашкан фатирда кечкенә малайның кул бармагы җәелгән диван конструкциясенә кысылган һәм инде шешә башлаган була. Баланың үзәк өзгеч елавына нишләргә дә белмәгән якыннары коткаручылар чакырта.

"Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа буенча эзләү-коткару отряды коткаручылары чакыруга барганда һәр минут исәптә иде, — дип белдерделәр ведомствода. - Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары бармакны мөмкин кадәр тизрәк һәм имин генә алу өчен ювелир эш башкардылар. Барысы да яхшы тәмамланды. Баланың хәвефсезлектә булуы – коткаручылар өчен иң яхшы бүләк!”

 

Фото: видеодан скриншот

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: