Әкият
Бервакыт урманда Суык бабай һәм куян очрашкан.
Суык бабай мактанган:
— Мин урманда иң көчлесе. Барысын да җиңәм, туңдырам, боз сөңгесенә әйләндерәм.
— Мактанма, Суык бабай, туңдыра алмассың! — дигән куян.
— Юк, җиңәм!
— Юк, җиңә алмассың! — куян үз сүзендә торган.
Алар и бәхәсләшкәннәр, и бәхәсләшкәннәр. Шулай да Суык бабай куянны туңдырырга булган. Зәмһәрир салкыннарын җибәргән, бозлы җил белән әйләндергән. Ә куян сикерергә, йөгерергә чабарга тотынган. Йөгергәч бер дә салкын түгел. Үзе кар өстендә тәгәри һәм болай ди икән:
Суык бабай туңдырып арый башлаган, эчтән генә: “Нигә бу куян шулкадәр нык?!" дип уйлый икән. Ә үзе тагын да ныграк суыта, шундый салкыннар җибәрә, хәтта агачларның кайрылары ярыла, агач төпләре шартлый. Ә куянга берни түгел – тауга йөгереп менә, тәкмәч атып төшә, болын буйлап чабулап йөгерә, ди.
Суык бабай бөтенләй хәлсезләнгән, куян өшергә уйламый, имеш.
– Тудырырлыкмы соң сине, Кылый куян – бигрәк җитез, елгыр үзең! – дигән Суык бабай һәм куянга ак тун бүләк иткән.
Шул вакыттан бирле барлык куяннар да кыш көне ак тунда йөриләр икән.
Автор фотосы.