-12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ярыш

Иртә кычкырган әтәчнең башы авырта, диләр. Кәбир дә нәкъ шундый хәлгә калган...

Ярыш
Ярыш

Әнәс Сафуанов

Ярыш

(Кәбир белән Әдип маҗаралары)

Апрель ае. Урамга яз килде. Кар бөртекләре җепшекләнеп, түбәләрдән тамчылар тама. Яз кояшы тамчылардан гөрләвекләр, уйсу җирләрдә күлләвекләр барлыкка китерә.

Бала-чага кәгазь көймәләр, такта кораблар йөздереп уйный. Кәбир инде уйларын үзе ясаган корабны кулланып, ярышларда катнашуга юнәлтте. Нәрсә ул кәгазь кораб?! Һе! Ул үзенең корабын реактив итмәкче.

– Менә күрегез, –  диде ул, тактадан юнып ясалган көймәсендәге газлы эчемлекнең калай савытына ишарәләп. – Шушы савыттан реактив мотор ясыйм. Кадак белән тишәм дә, торбачык куям. Бу суның эче тулы газ бит. Шул газ, торбачык аша чыгып, реактив көч белән минем корабны очыртып алып китәчәк...

Калай савытны кадак белән тишүгә, Кәбир баштанаяк күбекле-татлы суга коенды. Бик кызык килеп чыкты. Барысы да эчләре катып көлде. Кәбир генә өс-башын, битләрен сөртеп, моңсу гына басып тора иде.

– Ә хәзер минем корабны күрегез! Күлнең икенче ягына “һә” дигәнче барып җитәчәк, –  диде Әдип көймәсен сугак куеп. Аның көймәсе очлатып юынган тактадага кәгазьдән җилкәннәр куеп эшләнгән иде.

Җилкәнле кораб талгын гына искән җил уңаена акрын гына йөзеп китте.

– Ур-ра-р-а-а-а! Ур-ра!

Балаларга шатлык. Әдипне әйтеп тә торасы юк! Бу минутларда башкарган эшенең нәтиҗәсе күңеленә канәгатьлек тойгысы бирә иде. Гадилектә – бөеклек, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

 

Состязание

Апрель. На улицы пришла весна. Тает снег, появляются ручейки, образуя лужи и озера. Дети пускают в плавание свои бумажные и сделанные из дощечек кораблики.

Кабир, по обычаю, начал участие в игре своим нововведением. Что такое бумажный кораблик?! Фи-и! Он предложил свой реактивный корабль.

– Смотрите, –  сказал он, показывая устройство из жестяной баночки из под газированного напитка, на дощечке. – Вот с этого пузыря сделаю реактивный мотор. Гвоздем сделаю отверстие, вставлю трубочку. Все знаете, в напитке полно газа. Вот этот газ, выходя через трубочку, создаст реактивную тягу. Моргнуть не успеете как мой корабль будет на том берегу!

Как только в жестяном корпусе было сделано отверстие, пенистая сладкая вода, не дожидаясь преспособления трубочки, окатило всего Кабира.  Было смешно. Все смеялись до упаду. Только Кабир, обрызганный с ног до головы газированной водой, имел унылый вид.

– А теперь смотрите на мой кораблик! В один миг будет на том берегу, –  сказал Адип, поставив на воду приделанной на дощечке свой бумажный парусник.

И тихий ветерок натягивая парус повел кораблик по воде в пустом направлении.

– Ур-ра-р-а-а-а! Ур-ра!

Было весело и радостно. Все были довольны. Адипа обуяла гордость за содеянное свое маленькое творение. Как говориться, все гениальное в простоте!

 

Фото: cdn.iportal.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: