Ул бик уңган булган, әти-әнисенә ярдәмләшкән, сеңлесен дә карашкан. Әмма Әнисәнең бергә укыган сыйныфташ малалайлары белән борчагы пешмәгән. Дөресрәге, алар арасыннан берәрсе килеп эндәшүгә үк, Әнисәнең күңелендә буран уйный башлый икән. Я ул малайны этеп җибәргән, я колагын борган, я артыннан телен күрсәткән. Ул гына түгел әле, сыйныфташ малайлары белән ихлас аралашып, сөйләшеп йөргән кыз дусларына да үпкәләп, аларга да сүз атмас булган. Әнисәнең күңеле белән яхшы кыз булуын беләнгә, дуслары да, сыйныфташ малайлары да, аның бу кылыгына күз йомган. Һәм шулай төгәл өч ел дәвам иткән.
Ә бер буранлы кышкы көндә Әнисә мәктәпкә килмәгән. Беркайчан да сәбәпсез дәрес калдырмаган кыз өчен, сыйныфташлары, укытучы Фәзилә апа бик борчылган. Беренче дәрестән соң да, Әнисә күренмәгәч, алар сыйныфлары белән Әнисәнең өенә киткән. Ә ихатага барып керсәләр... Әнисәләрнең авыл читендәге йортларын койма биеклек кар баскан. Өй ишеге дә кар астында калган. Хәлне аңлап алган малайлар, күршеләрдән көрәкләр алып, юл яра башлаган. Ярты сәгать дигәндә, йорт алды ялт иткән. Ишек ачылгач, моңа кадәр күп тапкырлар эчтән этеп тә, ача алмаган Әнисә, шатлыгыннан йөзләре алсуланып һәр сыйныфташын кочаклап ук алган.
Баксаң, бу көннәрдә Әнисәсәнең әтисе Себердә эштә, ә әнисе авырып киткән кече кызы белән дәваханәдә булган икән. Әнисә ялгызы гына өйдә булган. Төн буе дулаган буран ишек төбенә салган карны этеп чыгарга көче җитмәгән...
Ничек кенә булмасын, шушы хәлдән соң, Әнисәнең күңелендә малайларга карата булган буран тулысынча тынды. Ул хәзер үзедә аларга ярдәм итә башлады. Кемгә өй эшләрен аңлата, кемгә сыйныф бүлмәсен җыештырырга ярдәм итә. Малайлар белән аралашкан кызларны да көнләми, баш киемнәрен җиргә атып бәрми. Сыйныфташлары белән дус-тату булып, бүген инде урта сыйныфларда яңа белем үрләрен яулый.
Дилбәр Фазлетдинова, 84 нче Татар гимназиясенең 5в сыйныфы укучысы.
Автор фотосы.