Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
2 апрель 2025, 09:00

Әтиемә хат

...Кәримнең әнисе улына күрсәтми генә күз яшьләрен сөртте. Бергәләп язган хатны кадерләп сумкасына салды.

Әтиемә хат
Әтиемә хат

Кәрим быел мәктәпкә бара. Алты яше тулып киткән малай тырышып укырга, бигрәк тә язарга өйрәнә. Тизрәк үз куллары белән язарга өйрәнәсе килә аның. Өйдән бик еракта ил тынычлыгы өчен көрәшүче әтисенә үз  куллары белән хат язасы килә малайның. Ә әлегә хатны әнисе яза, ә Кәрим һәр җөмләне әйтеп тора...

“Әти, без сине бик сагындык! Әле яңа гына бәрәңге пәрәмәче белән сөтле чәй эчтек. Базда бәрәңге байтак әле, син кайткач тагын күп итеп бәрәңге пәрәмәче пешерербез. Синең кайтуыңны барыбыз да түземсезләнеп көтәбез.  Беркөнне парашютың белән ындырдагы кар ястыклары өстенә очып төшәрсең дә өйгә килеп керерсең төсле. Әти, сезне анда тәмле ашаталармы соң? Кәнфит тә бирәләрме? Беркөнне әни кибеттән төрлесеннән кәнфитләр алып кайтты. Мин барысын да ашап карадым. Ә калганын әни җыеп куйды. “Әтиең кайткач, бергәләп чәй эчәрбез”, - диде.

Әти, сиңа әйтәсе бер серем бар. Без дус малайлар белән сарай башыннан карга сикереп уйныйбыз. Беркөнне Гали бабайның оныгы Сәлим аягын авырттырды. Ул шәһәр малае. Уфага кайткач, табиблар аягына гипс салганнар. Куркак ул Сәлим, аңардан очучы чыкмас.

Тагын бер яңалык бар: безгә ерак әби кунакка килде. Бабайның медальләрен алып килгән. Без аларны синең медальләр янына куйдык. Кайткач үзең күрерсең.

Песиебез ике бәбәй алып кайтты. Алар шундый матурлар! Әлегә бик кечкенәләр, син кайтуга зур үсәрләр. Мин аларны көн саен сөт белән сыйлап үстерермен, яме.

Әти, беләсеңме, мин тагын да зуррак үскәнмен! Әни буемны үлчәп, ишек яңагына сызып куйды. Син билге куйган урыннан биш сантиметрга биегрәк мин хәзер! Чеби боткасын да, токмачлы ашны да читкә этмим, сыпыртып кына куям. Минем дә синең кебек көчле, кыю солдат буласым килә.

Син тизрәк кайт инде, әти. Ерак әби дә сине бик көтә. “Таягым искерде, әтиең кайтса, яңартып бирер иде”, ди. Сине көтә-көтә яз да җитте. Җылы яктан кошлар кайта башлады. Быел да безнең сарай кыегына карлыгачлар оялар микән? Исеңдәме, күтәрмәгә утырып, аларны икәү күзәтә идек.

Ярый, хатны тәмамлыйк. “Әтиең кайткач сөйләргә дә яңалыкларың калсын”, - ди әни. Сиңа сөйлисе серләрем күп әле, әти. Син исән-сау кайт кына!”

...Кәримнең әнисе улына күрсәтми генә күз яшьләрен сөртте. Бергәләп язган хатны кадерләп сумкасына салды.  Улын кочагына алып: “Иртәгә үк почтага илтеп салырмын, улым”, - диде.

Мендәренә сыенып, татлы төшләр күреп йоклаган малай җылы яктан юл алган карлыгачлар белән бергә әтисенең дә кайтып керәчәген белми иде әле...

 

Фото: culture.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас