Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
25 апрель 2025, 08:35

Кем янчыгы?

Шулай бервакыт саран бәндә акча янчыгын югалткан...

Кем янчыгы?
Кем янчыгы?

КЕМ ЯНЧЫГЫ?

Япон халык әкияте

Шулай бервакыт саран бәндә акча янчыгын югалткан. Анда йөз алтын акча булган. Янчыкны бер намуслы адәм табып алган да хөкемдарга илтеп биргән. Саран бәндә, бу хәлне ишетеп, хөкемдар янына килгән.

— Бу синең янчыкмы?— дигән аңа хөкемдар.

— Билгеле, минеке! — дип шатлыгыннан авызын ерган саран һәм янчыкка таба кулын сузган.

— Ашыкма әле син. Башта акча янчыгыңны табучыга әҗерен түлә.

Әмма саранның беркемгә дә акча бирәсе килмәгән. Ул янчыкка күз салган да:

— Монда йөз алтын гына бит. Ә мин йөз егерме алтын югалттым. Димәк, бу кеше егерме алтынны үзенә алган,— дигән.

— Ни сөйлисең син?! — дип ярсыган намуслы адәм.— Янчыкта төп-төгәл йөз алтын иде.

— Юк, йөз егерме иде,— дип тәкрарлаган саран бәндә.

Шулай бер-берсен уздырып бәхәсләшергә, кычкырышырга тотынганнар болар. Читтән тыныч кына карап торган хөкемдар, бәхәсне бүлеп, аваз салган:

— Чыннан да, синең янчыгыңда йөз егерме алтын идеме?

— Әйе, әфәндем, төп-төгәл йөз егерме алтын иде,— дип баш орган саран бәндә.

— Алайса, бу янчык синеке түгел инде. Синеке булмагач, димәк, ул янчыкны тапкан кешегә тиеш. Ә син инде йөз егерме алтынлы үз янчыгыңны үзең эзләп табарсың. Яхшылап эзлә, бәлки, табарсың да әле.

 

Фото: aceplomb27.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас