Барлык яңалыклар

Оста шахматчы

Кайчандыр Кытайда билгеле шахматчы яшәгән. Ул шахматны шулкадәр яхшы уйнаган, аны беркем дә җиңә алмаган.

Оста шахматчы
Оста шахматчы

Оста шахматчы

Кытай халык әкияте

Кайчандыр Кытайда билгеле шахматчы яшәгән. Ул шахматны шулкадәр яхшы уйнаган, аны беркем дә җиңә алмаган. Аның янына ерак авыл-шәһәрләрдән, хәтта Пекинның үзеннән дә уенчылар килгән. Тик барысы да җиңелгән.

Шахматчы шундый хәйләкәр һәм оста йөргән, аның короленә беркем дә якынлаша алмаган. Шахматчы масаеп киткән.

“Тар-мар ителгән армия чигенгәндә, юлбашчысы аның белән бергә кача. Ә гаскәрләр җиңгәндә, тыныч кына калкулыкта карап тора. Минем королем дә һәрвакыт шулай үз урынында тора. Нигә әле аны тактага мәңгелеккә кадаклап куймаска?!” – дигән берзаман оста.

Һәм шулай эшләгән дә. Даны барлык илләргә таралган. Иң көчле уенчылар, аның короленә якынлашырга теләп, сәгатьләр буе такта артында үткәргәннәр. Җиңүләргә шулкадәр күнеккән шахматчы үзенең көндәшләренә игътибар да итми башлаган. Ул тактадагы кара һәм ак квадратларны, фил сөягеннән һәм кара агачтан уеп ясалган фигураларны гына күрде. Шахмат өстәле янында гел бөтерелеп йөрүче һәм, тын да алмыйча, останың көндәшләре белән уенын күзәтеп торучы күрше малаен кайдан күрсен инде ул!

Ел артыннан ел үткән. Малайга җиде, аннары сигез, аннары тугыз яшь тулган, ә шахматчыны һаман да беркем дә җиңә алмаган. Бервакыт шахматчы ерак кыйтгадан килгән уенчыны җиңгән дә йорты каршында ял итеп утыра икән. Кинәт нечкә генә тавыш ишетелгән.

– Бөек әфәнде, минем белән дә уйнарга теләмәссеңме?

Шахматчы күп еллар эчендә беренче тапкыр күзләрен аска төшергән һәм кечкенә малайны күргән.

 — Бар, үз уеныңда бул, сабый, — дигән шахматчы, — син әле бу уенның законнарын аңларлык түгел.

Малай тыйнак кына җавап биргән:

— Ләкин сиңа аның барлык серләре ачык. Миңа аның кечкенә генә бер өлешен ачып бирсәң дә ярар иде...

— Я, утыр, — дип риза булган шахматчы.

Ул, тактага карамыйча гына, пешкасын кузгаткан. Малай да бераз уйланып торгач, фигурасын күчергән.

— Ах син, яңа туган бозау! Әле юлбарыстан курыкмыйсыңмы?!  ­— дип шаярткан оста һәм бер-бер артлы йөри башлаган.

Шунда малай кинәт:

—“Шах”, хөрмәтле укытучым! Королеңны ал, югыйсә, җиңеләсең, — дип әйтеп ташламасынмы.

Шахматчы тактага караган һәм кычкырып җибәргән. Аның короле чыннан да куркыныч астында. Малай  бер генә уенчы да булдыра алмаганны эшләгән. Шахматчы, тизрәк короленә ябышып, аны күчермәкче булган. Тик тактага кадак белән кагып куелган корольне күчереп кара!

Партия тәмам. Шахматчы җиңелгән. Малай шатлана-шатлана өенә йөгергән. Ә шахматчы, ялгызы гына калгач, халат җиңе белән тактаны каплап, кадакны тартып чыгарган...

 

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас