СВОда һәлак булган батыр егет Артур Фәрхетдиновның якты истәлегенә багышланган җыентыктан
Җиләкбикә белән Җимешбикә
Әкият
Борын-борын заманда бер әби белән бабай яшәгән. Аларның балалары булмаган. Шуңа кайгырып, көрсенеп көннәре үткән. Җәйнең бер матур көнендә әби урманга җиләк җыярга киткән. Үзе бер җырлап, бер елап ала икән:
Җиләккәем, җиләккәем,
Талмады беләккәем.
Урманнарга килгән идем,
Бик янгач йөрәккәем.
Җиләк өзгән саен: “Их, гомерем буе матур күлмәкләр тегеп, сандыгыма сала бардым. Бер кызым да булмады, кем генә кияр инде ул күлмәкләрне?! — ди икән.
Эре-эре җиләкләр белән чиләге тулган. Инде кайтырга чыкканда, әллә арып киткән, әллә агач ботагына сөрлеккән, абынган да егылган. Җиләкләре чәчелеп-түгелеп киткән. Шулчак җиргә караса, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш бәләкәй генә кызчык утыра, ди. Икесенең дә бит очлары, яңа пешеп килгән җиләктәй, алсуланып тора икән.
— Кызларым-йолдызларым, сез кайдан килеп чыктыгыз? — дип аптыраган әби.
— Без синең кызларың-игезәкләрең булабыз. Сиңа җиләк җыешырга килдек, — дигән алар бертавыштан. Син бит үзең ике җиләк өзгән саен, “Их, кызым булса, матур күлмәкләр кидерер идем”, дип теләдең. Без синең түгелгән җиләкләрең арасындагы ике пар җиләк идек. Җиргә сибелгәч, пычрандык. Ә җиләк бит пычрак булырга тиеш түгел. Шуңа безнең матур күлмәкләр киясебез килде, һәм без игезәк кызларга әверелдек. Әби куанычыннан җырлап җибәргән:
Игезәк Җиләккәйләргә
Парлы чиләкләр кирәк.
Минем чибәр игезләрем,
Өйгә кайтыйкчы тизрәк.
Әби җырлаганчы, кызлар аның чиләген иң эре җиләкләр белән тутырып та куйганнар. Шатланышып, өйгә кайтып киткәннәр. Бабай да чәй кайнатып, әбиен көтеп тора икән. Тәрәзәгә караса, әби ике кызы белән җитәкләшеп кайтып килә, ди. Бабай шатлыгыннан биеп үк җибәргән. Игезәкләр матур күлмәкләр киеп алганнар. Шулчак әби белән бабай да яшь әни белән әтигә әйләнгәннәр дә куйганнар, ди. Менә могҗиза, ичмасам! Мулла чакырып, кунаклар җыеп, игезәкләргә Җиләкбикә һәм Җимешбикә дип исем кушканнар. Бик бәхетле яши башлаганнар. Аларның ишекләрен беркайчан да кайгы җилләре какмаган, ди.
Лира ГЫЙНИЯТУЛЛИНА.
Иске Туймазы белем бирү үзәге укытучысы.
Автор фотосы.