Ни өчен әтәч таңда кычкыра?
|
Монгол халык әкияте |
|
|
Борын-борын заманда Әтәчнең койрыгы аллы-гөлле, яшелле-кызыллы, кыскасы, гаҗәеп матур һәм купшы булган, ди. Кешеләр Әтәч яныннан узып киткәндә, махсус туктап, сокланып карап торганнар. Тавис кошының гына моңа бик эче пошкан. Көнләшүеннән төннәр буе йоклый алмый ята икән бу. Көннәрдән бер көнне ул Әтәч каршына килеп баш игән. — Әй, дустым, бер төнгә генә койрыгыңны биреп торчы миңа! Туйга бара идем. Бәйрәмгә киенеп-ясанып баралар бит инде. Иртән иртүк койрыгыңны китереп бирермен,— дигән Тавис кош Әтәчкә. Нишләсен Әтәч, Тавис дустына койрыгын биреп торырга булган. Әтәч мескен нишләсен? Таң ата башлауга, койма башына сикереп менә дә: — Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Кой-ры-гым-ны ки-те-реп кит! — дип кычкыра икән. Әтәч әле булса көн саен койрыгын сорап кычкыра, ә Тавис кош, исе дә китмичә, купшы койрыгы белән масаеп, көязләнеп йөри, ди. Фото: 7ogorod.ru |
|