1. Иртәгез баланы тыныч, яхшы кәеф белән уятудан башлансын. Соңга каласыз икән, бу сезнең гаеп.
2. Баланы мәктәпкә иртәнге аш ашатмыйча озатмагыз.
3. Бала хаталанырга хокуклы. Ул барысына да өйрәнә генә әле. Әгәр нәрсәдер килеп чыкмый икән, димәк, ярдәм итәргә, өйрәтергә кирәк.
4. Беренче сыйныф укучысы белән бергә көн тәртибен төзегез, аның үтәлешен күзәтегез.
5. Беренче сыйныф укучысының уен өчен вакыты җитәрлек булырга тиеш.
6. Балагызны тәнкыйтьләмәгез, начар яза, дәфтәрне пычрата икән, акрын гына пөхтәлеккә өйрәтегез. Тәнкыйть, бигрәк тә чит кешеләр булганда, аның проблемаларын көчәйтә генә.
7. Уңышлары өчен мактагыз. Өлкәннәр тарафыннан хуплау сүзләре аңа үзен ышанычлы тоярга ярдәм итәчәк.
8. Аны беркем белән дә чагыштырмагыз — бу көнләшү һәм үз-үзен бәяләүнең түбән булуына китерәчәк.
9. “5”легә генә укырга тиешсең дип, гел тукып тормагыз. Болай әйтү сабыйның иңнәренә авыр җаваплылык хисе булып ята, нәтиҗәдә, күңеле һәрвакыт куркуда булачак.
10. Укучы балагызны яхшы билгеләре һәм үрнәк тәртибе өчен түгел, болай гына яратыгыз!
Автор фотосы.