Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
20 ноябрь 2025, 17:55

Кем булырга?

Берзаман Кайнехак кушаматлы  Аю баласы, киреләнеп, әти-әнисен санламый башлаган.

Кем булырга?
Кем булырга?

КЕМ БУЛЫРГА?

Эскимос халык әкияте

 

Берзаман Кайнехак кушаматлы  Аю баласы, киреләнеп, әти-әнисен санламый башлаган.

— Мине бөтенесе “йөнтәс аю” дип үрти. Моннан ары мин аю булмыйм,— дигән ул һәм, өеннән чыгып, урманга качып киткән. Бара торгач, тундрага килеп җиткән бу. Анда көннәр дә җылырак, кояш та яктырак, ә тирә-юнь чәчәкләр белән тулы, ди. Караса, бер Йомран чәчәкләр арасыннан башын күтәргән дә бик матур итеп сызгыра икән. “Минем шул йомран кебек буласым килә”,— дигән Аю баласы һәм арткы аякларына тураеп баскан да, алгы тәпиләрен корсагына куеп, сызгырырга тотынган. Әмма аның сызгыруы үкерү булып чыккан. Моны ишеткән Йомран тиз генә өненә кереп качкан. Аю баласының ачуы килгән. Ул тагын йөгергән. Күрә-боланнар утлап йөри. Кайнехак боланнарның берсе янына килгән дә сораган:

 — Син кем? Минем әле мондый мөгезле җәнлекләрне күргәнем юк иде.

—  Мин  — болан.

 — Минем дә болан буласым килә....

 — Ярый, миңа да күңеллерәк булыр. Әйдә, йөгерик! Кем тизрәк?

Аю баласы үзенең кәкре аяклары белән чапкан арада, боланның эзе дә калмаган.

 — Болан булу бер дә кызык түгел, — дип мыгырданган Кайнехак һәм  юлын дәвам иткән. Бераздан моның каршына Үрдәк очраган. “Менә шундый үрдәк булсаң иде! Үрдәк оча белә”,— дип уйлаган ул. Аю баласы арткы аякларына торып баскан да алгы тәпиләрен канат итеп кагына башлаган... Һәм гөрселдәп җиргә ауган.

— Әйдә күл буена, мин сине очарга өйрәтәм,— дигән аңа Үрдәк. Текә яр читенә җиткәч, Үрдәк канатларын җилпеп очып киткән. Аю баласы, талпынып, алгы тәпиләрен җәеп җибәргән дә шапылдап суга барып төшкән. Салкын судан пошкыра-пошкыра, көч-хәл белән яр буена чыккан. Коры ярга чыгып утыргач, күзләрен ачып караса, урман читендәге яланда аның әти-әнисе үзе сыман йөнтәс аю балалары белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, рәхәтләнеп җиләк ашап йөриләр икән. Шулчак Аю баласының йөрәге ярсып тибә башлаган, күзләренә яшь килгән. “Юк, күпме үртәсәләр, күпме көлсәләр дә, мин барыбер аю булам. Бөтенесен көнләштерерлек яхшы аю булам!” — дигән ул һәм җиләкле яландагы әти-әнисе янына йөгергән.

 

Фото: ohotniki.ru

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас