Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
22 декабрь 2025, 15:35

"Чыршылар турында" әкият

Яңа ел бездә чыршыдан башланды... юк, чыршылардан.

"Чыршылар турында" әкият
"Чыршылар турында" әкият

Владимир СУТЕЕВ

"Чыршылар турында" әкият

Яңа ел бездә чыршыдан башланды... юк, чыршылардан. Безнең өйдә бик матур чыршы утыра: анда төрле уенчыклар, ә иң очында – зур йолдыз. Барлык дусларымның да өйләрендә матур чыршылар. Зур чыршыларны без урамнарда һәм йорт алларында күрдек, әмма безнеке — иң матуры, гәрчә бик зур булмаса да.

Яңа елга безгә бик күп уенчыклар бүләк иттеләр: Ваняга — самосвал, йомшак аю; миңа —Катя исемле курчак һәм Петрушка, ә безгә икебезгә — “Ел әйләнәсенә” дигән зур китап. Чапкага йөз грамм кәнфит эләкте, ул аларны шундук ашап куйды – хап һәм бетте дә! Ә Мыекбайга сөт бирделәр, ләкин ул аны пошкыра һәм төчкерә-төчкерә эчте. Аның инде сул күзе ачыла төшкән, һәм ул гел шул күзен кыса шикелле. Без тагын берничә чыршы бәйрәмендә булдык: әнинең эшендә һәм әтинең клубында — анда ул иң зурысы иде. Шулай да иң матуры – безнеке.

Бүген без тагын бер чыршы бәйрәменә: Петя дәдәй янына автомобиль трестына барабыз. Анда чыршы тулысынча кечкенә автомобильләр белән бизәлгән, диләр. Аларны барлык балаларга чын Кыш Бабай бүләк итәчәк. Бу Кыш бабай әле шофер да икән һәм балаларны үтәкүренмәле автобуста йөртә.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас