Михаил Пляцковский
Кыш нинди була?
Бервакыт Филдән сораганнар:
— Кыш нинди була?
— Ә ул нәрсә? — дип гаҗәпләнгән Фил.
Бервакыт Төньяк Боланыннан сораганнар:
— Бәлки, син җавап бирерсең, кыш нинди була?
— Кыш бик озын була, — дигән Болан. — Ул минем туган җиремдә ел буе дәвам итә. Ә ел беткәч, кыш яңадан башлана.
Бервакыт кызыл күкрәкле Кызылтүштән сораганнар:
— Синеңчә, кыш нинди була?
— Кыш авыр була, — дип җавап биргән Кызылтүш. — Җимлеккә икмәк валчыкларын салырга онытмасалар, яхшы. Ә онытсалар, кайдан табарсың?
Бервакыт җирән Маэмайдан сораганнар:
— Кышның нинди икәнен беләсеңме?
— Бр-р-р! Салкын! — дип һау-һау килгән Эт. — Ояң булса, яхшы! Анда җылынырга мөмкин.
Бервакыт Аюдан сораганнар:
— Син ни уйлыйсың, Топтыгин? Кыш нинди була?
— Ә аның турында нәрсә әйтәсең? —дип борын астыннан мыгырданган Аю. — Кыш кыска була, нибары бер төнгә генә сузыла! Кыш көне өнеңдә йокларга ятасың, ә уянгач, карасаң, инде яз җиткән.
Бер көнне Малайдан сораганнар:
— Әйт әле, кыш нинди була?
— Кыш күңелле була! —дип кычкырган Малай. — Кышын барысы да чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуа! Ә тагын кар атыш уйныйлар!