Георгий СКРЕБИЦКИЙ
Тиен ничек кыш чыга
Хикәя
Тиенгә кыш көне салкыннар да, җил дә куркыныч түгел. Буран кузгалгач, һава торышы бозылу белән ул тизрәк өненә ашыга.
Тиеннең оясы, нәкъ кошныкы кебек корылган: ботаклардан, чыбык-чабыктан. Ничек оста ясалган ул – әйтерсең лә зур шар, түгәрәк, ә кырыенда кечкенә генә чыгу юлы бар.
Ояның эче коры йомшак ястык белән түшәлгән: анда җыйнак, җылы. Тиен ояга кереп китә, салкын җил үтмәсен өчен юлны ястык белән каплый. Аннары йомгак булып бөгәрләнә дә, йонлач койрыгы белән ябынып, йокыга тала.
Ә тышта бозлы җил һаман улый, вак чәнечкеле кар ташый. Җил-давыл басылгач, тиен өненнән чыга, кагынып куя һәм, агачтан агачка сикереп, тамак ягын кайгыртырга тотына: кайдан чыршы күркәсен өзеп ала, кайдан җәй көне үзе ботакта киптерергә калдырган коры гөмбә таба. Ләкин тиеннең төп ризыгы көздән үк чоланга, карт агач куышына сакларга салына. Анда имән чикләвеге дә, урманныкы да бар — кышка запас җитәрлек.
Как белочка зимует
Белке зимой ни мороз, ни ветер не страшны. Как закрутит метель, непогода — белка скорей к своему гнезду спешит.
Гнездо у белки, как у птицы, устроено: из веток, из сучьев. Да как сделано-то ловко — будто большой шар, круглое, а сбоку лазейка.
Внутри гнездо сухой мягкой подстилкой выстлано: уютно в нем, тепло. Заберется белочка в гнездо, а чтобы холодный ветер не задувал, еще лазейку подстилкой закроет. Потом свернется клубочком, пушистым хвостиком прикроется и спит.
А снаружи ледяной ветер так и воет, так и несет мелкий колючий снег. Утихнет непогода, белочка из гнезда вылезет, встряхнется и поскачет с дерева на дерево — еду себе добывать: где еловую шишку сорвет, где сухой гриб разыщет, который сама летом на суку сушить оставила. Но главная еда у белки еще с осени в кладовочке запасена — в дупле старого дерева. Там у нее и жёлуди и орехи есть — на всю зиму запасов хватит.