+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Җиденче каттан очкан...

Урам себерүче 7 яшьлек малайның гомерен саклап калган.

Җиденче каттан очкан...Җиденче каттан очкан...
Җиденче каттан очкан...

Санкт-Петербургта урам җыештыручы торак йортның җиденче катыннан егылып төшкәндә баланы тотып калган.

Җиде яшьлек малай исән калган, аның аягы җәрәхәтләнгән. Ә аны тотып калган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәренең кабыргалары һәм куллары сынган, ул егылуны амортизацияләү өчен баланы шунда ук баланы күкрәгенә кыскан.

Журналист, теле-радиотапшырулар алып баручысы Маргарита Симоньян хәбәр итүенчә, малайны коткарган Хәйрулло Ибадуллаев Тигран Кеосаян исемендәге премия алачак.

Якын арада аның ярдәмчеләре, миллион сум тапшыру өчен, Ибадуллаев белән элемтәгә керәчәк.

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас