Дилә БУЛГАКОВА
Әни күрмәгәндә...
Хикәя
Әниләр бәйрәме алдыннан безнең өйгә бәби кайтты. Нәни генә, ә куллары – ике кечкенә йодрык. Авызында бер теше дә юк. Сөйләшә дә белми әле, елый гына. Ул – минем энем була.
Энем кайткан көнне безнең өйдә бик күңелле булды. Мулла бабай килде. Бәбигә Кадер дип исем куштылар. “Син хәзер апа булдың инде!” – дип аркамнан сөя-сөя бүләкләр, кәнфитләр өләштеләр.
Ә минем исемем – Кадрия. Зур үстем инде, караватымда үзем генә йоклыйм. Курыкмыйм! Быел сентябрьдә мәктәпкә барам, булачак укучы ич мин! Йокларга яткач, яныма Бүләк килеп сыена. Ул да әле бик кечкенә. Ап-ак, йомшак песи баласын Яңа елда Кыш бабай чыршы төбендә калдырып киткән.
Кайчандыр мин йоклаган бишектә хәзер энем йоклый. Әниемнең эше күп булганда, энемне үзем “бәү-бәү” иттерәм. Кадер – бишектә, Бүләк – итәгемдә. Икесе дә шундый тәмләп йоклый! Ә беркөнне, әни күрмәгәндә, песи баласын Кадер янына бишеккә салдым. Җырлый-җырлый тирбәттем үзләрен.
Бишектә бәү-бәү итә
Песи янында энем.
Бүләкне салам бишеккә
Күрмәгәндә әнием.
Өлкәннәр песине энемә якын китерергә кушмый шул. Беркөнне, бишеккә салуымны күргәч, “Энеңнең битеннән тырнап алмасын, Аллаһ сакласын!” – дип, мәче баласын бүлмәдән үк чыгарып җибәрделәр.
Әллә бишек җырларын, әллә сөт яратканга, песием бик тиз үсә. Минем белән өй буйлап йөгерә, шаяра. Хәзер инде көннәр җылы. Бүләк өй алдына чыга, чирәмдә уйный. Этебез Актырнак белән дә тиз дуслашып алдылар. Акыллы, сабыр ул безнең Актырнак. Үзеннән кечеләрне бервакытта да җәберләми, саклый, яклый. Аның да “энесе” бар шул хәзер. Савытыннан бергәләп сөт ялауларын күзәтү бигрәк күңелле!
Их, Кадер дә шулай тизрәк үссен иде! Ул хәзер елмая, кычкырып көлә, барыбызны да таный. Ватмый саклаган уенчыкларым, өч тәгәрмәчле сәпитем дә энем үскәнне көтә. Бозаяз елгасы буеннан җыеп кайткан матур-матур ташларым да күп әле минем. Мин генә түгел, шаян песием дә Кадернең тизрәк тәпи киткәнен көтә. Ә әлегә үзләрен көйли-көйли бишектә тибрәтәм. Әнием күрмәгәндә...
Фото: ИИ