

Кичә Уфаның Язучылар йортында "Башкортстанда татар телендә балалар әдәбияты" республика семинары узды. Семинарны Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе белән берлектә "Тулпар" республика яшьләр журналы, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырды.
Чара филология фәннәре кандидаты, доцент, “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдиновның чыгышы белән ачылды. Ул "Ялкау әдәбиятны "шигырь" баса" дигән темага чыгыш ясап, совет чорыннан башлап балалар әдәбиятына күзәтү ясады. Илдус Камил улы балалар әдәбияты өлкәсендәге актуаль проблемаларга тукталып, галим буларак та, журналист буларак анализ ясады. Әдәбиятны шигырь басу, проза әсәрләре язучыларның юк дәрәҗәсендә булуына, шул ук вакытта шигырьләрнең, әсәрләрнең өлкәннәр күзаллавы, теле белән язылуына басым ясады.
Чараның икенче өлешендә җиде авторның – Земфир Әхъяров, Мәсүфә Әюпова, Сәрия Вахитова, Зөлфия Газиева, Гөлназ Гафарова, Ризида Каюмова һәм Резеда Шакированың кулъязмалары тикшерелде. Утырыш балалар әдәбияты буларак тәкъдим ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләргә объектив бәя бирү, гадел тәнкыйть һәм шул ук вакытта авторларга төзәтмәләр кертү, иҗатларын камилләштерү өчен төпле киңәш алу җәһәтеннән дә файдалы булды.
Иҗатчыларның әсәрләренә шагыйрә, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрә, язучы, тележурналист Халисә Мөхәммәдиева, шагыйрә Фәнзия Мәкъсүтова, “Тулпар” редакциясе журналистлары җентекле анализ ясады.
Шулай ук шагыйрә, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әъзасы Люция Әблиева, шагыйрә, журналист Зәйфә Салихованың да кулъязмалар белән танышып, каләм тибрәтүчеләр өчен фәһемле фикерләрен, теләк-киңәшләрен җиткерүен билгеләргә кирәк.
Гомумән алганда, җиде иҗатчының да кулъязма китаплары уңай бәяләнде. Алар арасында “Акчарлаклар” альманахына тәкъдим ителгәннәре дә, тагын бер карап чыгып, З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятына тәкъдим итәргә, дигән карар чыгарылганнары да булды.
Безнең өчен шунысы да сөенечле булды: иҗатчылар арасында "Әллүки" журналы белән даими хезмәттәшлек итүче, шигырь-хикәяләре журнал битләрендә дөнья күргән авторлар да бар иде. Әйтик, Краснокама районы Куян мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарова безгә мөгаллимә буларак кына түгел, балалар өчен кызыклы хикәяләре, шигырьләр иҗат итүче каләм иясе булуы белән дә күптән таныш. Семинарда Гөлназ Фәвәдис кызының балалар өчен хикәяләре әзер, өлгергән җыентык буларак билгеләнде. Без дә бәя бирүчеләрнең фикере белән һичшиксез килешәбез.
Чакмагыш районының Таскаклы авылында яшәүче Земфир Әхъяровның иҗаты да нәни укучыларыбызга таныш, аның шигырьләре шулай ук "Әллүки"дә дөнья күрде. Әлеге авторларыбыз журналны балаларга бүләк итеп яздыра, үз төбәкләрендә тарата.
Утырышта кызыл җеп булып узган төп фикер шул булды: балалар аудиториясенә җиңел-җилпе карарга ярамый, әсәрләр балалар телендә, алар күзлегеннән чыгып, аларның рухын аңлап язылырга, дидактизм, нотык уку кебек күренешләрдән азат булырга тиеш. Кыскасы, әдәбият балаларга кызыклы әсәрләргә кытлык кичерә. Авторларның тикшерелгән иҗат җимешләре арасында балаларны мавыктырырлык әсәрләр шактый булуы сөенечле күренеш, әлбәттә. Аларның әсәрләре китап буларак дөнья күреп, балалар кулыннан төшмәсен, дигән теләктә калыйк!
Автор фотосы.