Су анасы

Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел.

Су анасыСу анасы
Су анасы

Габдулла Тукай

(Бер авыл малае авызыннан)

                                                   I
Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, – юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага;
Җен оныткан ахыры, – калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин;
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба, –
Аһ, харап эш! – Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, – ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» –
                                                      бертуктамый этләр өрә;
 Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» – дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», – дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, – уйлый эченнән әллә ни...

                                                   II
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык» та «шык!» – кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни:

– Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

– Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! – дим, –
                                                                инде мин кайда барыйм?»

Һич өзексез «шык»та «шык!» Безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.

Фото: culture.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас