+16 °С
Облачно
Журналга язылу

Җәй тәме

Дуслар, сезгә Кәбир белән Әдип маҗараларын тәкъдим итәбез. 

Җәй тәмеҖәй тәме
Җәй тәме

Июльнең бер көнендә Кәбир бик  ерак түгел акланда җиләк өлгергәнен белеп алган. Берсенә дә сиздерми генә әбисенең зур кәрзинен алган. Барлык җиләкләрне җыеп бетерәм, беркемгә дә калдырмыйм, дигән мәкерле уй белән акланга килеп җиткән.

Малайның начар уен акланның серле хуҗасы Мохит бабай сизеп алган һәм тылсымлы кулы белән җиләкләрне үлән астына яшереп куйган. Кәбир күпме генә эзләсә дә бер җиләк тә таба алмаган. Шулай да аклан читеннән бик аз гына пешәр-пешмәс җиләкләр җыеп алган.

Әдәпле Әдип акланга үзенә җитәрлек кенә җиләк җыям, ә калганын дус малайларга калдырам, дип килгән. Аның яхшы уен сизгән ялан хуҗасы кулы белән бер селтәве булган, җиләкләр үлән астыннан чыгып, малайны сәламләп каршы алганнар.

Әдип кәрзинен җиләк белән тутырып кайтып киткән. Яланда дусларына да җиләк җитәрлек калган. Әбисе аңа рәхмәт укый-укый кайнатма ясаган.  Шулай итеп, Әдип әбисе белән кыш буе җәй тәмен татый-татый чәй эчкән.

Кәбир җыйган әче җиләкләрнең тәмен бер дә тоймаган. Комсызлык җимеше татлы булмый шул.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас