Кесәл

КесәлКесәл
Кесәл

Кесәл

Карелия халык әкияте

Борын-борын заманда яшәгән, ди әби белән бабай. Алар бик ярлы булганнар. Бабай  бай кешеләргә эшләшеп йөргән.Тик хезмәте өчен нәрсәдер сорарга һәрвакыт кыенсынган.

Бервакыт әби белән бабай патшаның зур бәйрәм үткәрүе, анда бөтен халыкны җыюы турында ишеткәннәр. Патша кадәр патша янына ничек бүләксез барасың инде? Әби кесәл кайнаткан, бабай шуны күтәреп, бәйрәмгә киткән.

Патша кесәлне бик яраткан. Шуңа да картка алтын акча биргән. И, шатланган, ди бабай. Алтын тәңкәне күтәреп, тизрәк йортына ашыккан. Кайтып барганда моңа атка атланган кеше очраган.

– Каян кайтып килүең, бабакай? – дигән юлчы.

– Патша яныннан. Мин кесәл иттем, ә ул миңа алтын тәңкә бирде.

– Әйдә, алышабыз. Мин сиңа – атымны, ә син алтын тәңкәңне бир...

Бабай шатлана-шатлана тәңкәсен суза. Атны алып кайтып барганда, юлына сыерын куып баручы хатын очрый.

– Каян кайтып килүең, бабакай? – ди ул.

– Патша яныннан. Мин кесәл иттем, ә ул миңа алтын тәңкә бирде. Акчаны атка алыштым.

–  Әйдә, мин сиңа – сыерымны, ә син атыңны бир.

Бабай янә риза була. Соңыннан аңа дуңгыз иярткән кеше очрый.

– Каян кайтып килүең, бабакай? – ди ул.

–  Патша яныннан. Мин кесәл иттем, ә ул миңа алтын тәңкә бирде. Акчаны – атка, атны сыерга алыштым.

–  Әйдә, мин сиңа – дуңгызымны, ә син сыерыңны бир.

Алышалар. Аннары бабай дуңгызны – сарыкка, сарыкны тавыкка алыша. Тавыгын куенына кыстырып кайтып барганда, моңа тегүче хатын очрый.

–Тавыгыңгы энәгә алыш әле, – ди ул бабайга.

Карт моңа да риза була. Иске-москыны ямарга шәп булды әле, дип уйларга да өлгерми, энәсен үләнгә төшереп җибәрә. Хәле беткәнче эзли бабай энәне, тик таба алмый. Көч-хәл белән өенә кайтып кергәч:

– И, карчык, нигә шул кесәлне үзебез генә эчмәдек икән?! – дип куйган, имеш.

 

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас