

Валентина ОСЕЕВА
Кем хуҗа?
Зур кара эт Жук исемле иде. Ике малай, Коля белән Ваня, Жукны урамнан табып алып кайттылар. Аның аягы яраланган иде. Коля белән Ваня аны бергә тәрбияләделәр, ә Жук терелеп җиткәч, малайларның икесе дә аны үзенеке итмәкче булды. Ләкин Жукның хуҗасы кем соң — моны алар һич кенә дә хәл итә алмадылар. Шуның өчен дә аларның бәхәсе һәрвакыт ызгыш белән тәмамлана иде.
Менә бервакыт алар урман эченнән баралар. Жук алдан йөгерә. Малайлар кызып бәхәсләшәләр.
— Эт минеке, — ди Коля. — Жукны, беренче күреп, мин алып кайттым!
— Юк, минеке, — ди ачуланып Ваня. — Мин аның яралы аягын бәйләдем, аңа тәмле әйберләр ашаттым!
Берсенең дә юл куясы килми. Ахырында малайлар бик нык ызгыштылар.
— Минеке! Минеке! — дип кычкырдылар икесе дә.
Кинәт урман каравылчысы йортыннан ике бик зур овчарка килеп чыкты. Алар Жукка ташландылар, аны җиргә ектылар. Ваня, кабаланып, агачка үрмәләде һәм иптәшенә:
— Кач тизрәк! — дип кычкырды.
Ләкин Коля бер таяк эләктереп алды да Жукка ярдәмгә ташланды. Тавышка урман каравылчысы йөгереп килде һәм үз овчаркаларын куып җибәрде.
Ул, ачуланып:
— Кем эте бу? — дип кычкырды.
— Минеке, — диде Коля.
Ваня эндәшмәде.
Автор фотосы.