+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2021, 14:15

Сабыйларының хәлен дә белмиләр...

Өч бала – приютта, ә ата-аналары алар белән кызыксынмый да.  

Сабыйларының хәлен дә белмиләр...
Сабыйларының хәлен дә белмиләр...

Салават районара суды районның Әлкә авылында яшәүче күпбалалы ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итте.

Суд балаларның ата-аналары аларны тәрбияләү белән шөгыльләнми, шәхси хуҗалык алып бармый, йорт-кураны төзекләндерү белән шөгыльләнми, тәртипсез яшәү рәвеше алып бара, спиртлы эчемлекләр куллана, дип билгеләгән.

Ата-ана балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган да инде.

Балалар апрельдән Еланлы авылы приютында яши. Бу вакыт эчендә әти-әнисе алар янына бер тапкыр да килмәгән, аларның тормышы, сәламәтлеге белән кызыксынмыйлар, матди яктан булышмыйлар.

Суд барышында гаиләдәге ике өлкән баланың фикере игътибарга алынды, алар опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләренең ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасын хуплады.

Суд опека таләпләре законлы һәм нигезле һәм канәгатьләндерелергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән.

Гамәлдәге закон нигезендә, ата-ана яшәү рәвешен һәм балаларын тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәртсә, хокукларын тергезү өчен судка мөрәҗәгать итә ала, диелә суд материалында.

 

Фото:ria.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: