+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2021, 11:15

Авыл мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” ачыла

Чакмагыш районының өч мәктәбендә укучыларны сөенечле яңалыклар көтә.

Авыл мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” ачыла
Авыл мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” ачыла

Президент Владимир Путинның “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Чакмагыш районының Имәнлекул, Калмашбаш һәм Рәҗәп авылларының гомуми белем биру учреждениеләрендә “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдә белем бирү үзәкләре ачылуга әзерлек бара.

Әлеге мәктәпләрдә ремонт эшләре тәмамланган. Белем бирү процессын оештыру өчен мәктәпкә җиһазлар кайтарыла: күпфункцияле техник җиһазлар, биология, химия, физика буенча санлы лабораторияләр, демонстрацион комплектлар, Төп дәүләт имтиханына әзерлек өчен җыелмалар.

“Мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” үзәкләрен булдыру балаларның физика, биология, химия кебек фәннәр белән кызыксынуын арттырачак, белемнәрен яхшыртачак, киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк. Заманча җиһазларны куллану укыту сыйфатын, экспериментлар һәм тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерергә мөмкинлек бирәчәк”, –  дип белдерде мәгариф бүлеге методисты А. Р. Әмирханова.

“Үсеш ноктасы” үзәге базасында белем бирү эшчәнлеге гомуми һәм өстәмә белем бирү программалары буенча гамәлгә ашырылачак.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: