“Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә районга кайтартылган автоклубның концерт бригадасы авыл халкын сөенедерүен дәвам итә. Шушы көннәрдә алар Илмәт авылы халкына җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк итте. Ә тамашачылар исә күңелле кәеф һәм көчле алкышлар белән чарага тагын да ямь өстәде. Район үзәгеннән җырчылар килү әлеге торак пунктта яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга булды.
- Кызганычка каршы, безнең авылда клуб юк. Автоклуб белән килгән артистларның чыгышы безнең өчен зур вакыйга булды. Без бөтен гаиләбез белән әлеге чараны карарга килдек, - ди Илмәт халкының сөенечен, рәхмәтен белдереп, биредә яшәүче Фәһим Армәншин.
Фото: srk.nationalpriority.ru