Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 14:55

Балаларга кагылучыларны – гомерлеккә төрмәгә!

Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова педофиллар өчен гомерлек җәза кертергә тәкъдим итте.

Балаларга кагылучыларны – гомерлеккә төрмәгә!
Балаларга кагылучыларны – гомерлеккә төрмәгә!

“Без елдан-ел балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылган өчен җәзаны катгыйландыру өчен көрәшәбез. 2018 елдан Дәүләт думасында педофиллар өчен гомерлек җәза һәм балаларның яклануын арттырырга тиешле башка чаралар каралган закон проекты карала. Без документны әзерләдә катнаштык, күп кенә ведомстволардан ярдәм алдык. Тагын нинди аргументлар китерергә кирәк? Шунысы гаҗәп: бу еллар эчендә без кем белән көрәшәбез соң? Кем өчен аңлашылмый, ни өчен бу документ?” — дип балалар омбудсмены сүзләрен китерә “ТАСС” агентлыгы.

Педофиллар өчен җәзаны катгыйландыру турындагы мәсьәлә Кемерово өлкәсендәге Киселевск шәһәрендә 10 яшьлек ике кызны рәхимсез үтергәннән соң күтәрелде. Балаларны ташландык йортта үле килеш тапканнар. Урындагы кибеттәге күзәтү камералары буенча җинаять кылуда шикләнелүчене ачыклауга ирешкәннәр. Ул коточкыч вәхшилеккә барыр алдыннан укучы кызларга татлы ризыклар сатып алган. Мыски шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир элек тә балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган...

 

Фото:pikabu.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: