Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 10:15

Заманча белем алу мөмкинлекләре арта

Туймазы районы мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу марафоны үтте.

Заманча белем алу мөмкинлекләре арта
Заманча белем алу мөмкинлекләре арта

Шушы көннәрдә  "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы районының Дуслык, Төмән, Кәкребаш, Татар-Олкән, Әгертамак мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узды. Яңа уку елы алдыннан Дуслык мәктәбе физика, химия, биология буенча санлы лабораторияләр алды. Хәзер мәктәптә укучыларның табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге уку-укыту предметларын үзләштерүдә, “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәрен өйрәнүдә мөмкинлекләре киңәйтеләчәк. "Үсеш ноктасы" укыту процессында, дәрестән тыш эшчәнлектә, өстәмә белем бирүдә җиһазларны куллану ысуллары киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

“Үсеш ноктасы” үзәге ачылуга багышланган бәйрәм чарасында мәктәп укучылары, педагоглар, ата-аналар һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. Татар-Олкан мәктәбендә "Үсеш ноктасы”н ачу тантанасында мәгариф үзәге укытучылары, химия һәм биология буенча санлы лабораторияләр кулланып, үзләренең беренче осталык дәресләрен күрсәтте, DOBOT Magician күпфункцияле роботлаштырылган манипуляторның мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Кәкребаш мәктәбендәге мәгариф үзәгендә "Робототехника", "Яшь химиклар", "Биологлар" түгәрәкләре ачылды. Мәктәп кабинетларны санлы лабораторияләр, яңа җиһазлар, проектор, экран һәм ноутбуклар белән җиһазланды. Мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Чернова билгеләвенчә, “Үсеш ноктасы” үзәкләрен булдыру авыл җирендә яшәүче мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, балаларда заманча технологик һәм табигый-фәнни күнекмәләр булдырырга ярдәм итәчәк.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: