+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2021, 09:35

Укучылар "Үсеш нокталарына" таяна

Бишбүләк районының өч мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.

Укучылар "Үсеш нокталарына" таяна
Укучылар "Үсеш нокталарына" таяна

Усак Кичү, Базлык һәм Дим авылларындагы гомуми белем бирү мәктәпләре базасында өч яңа "Үсеш ноктасы" үзәге эшли башлады. Алар барысы да фәнни юнәлештә. “Үсеш нокталары” өчен җиһазлар Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынган.

Хәзер югарыда санап үтелгән мәктәпләрдә табигый-фәнни предметларны заманча җиһазлар ярдәмендә укытачаклар.

"Үсеш нокталары" ачылу уңаеннан районга Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Салават Харасов килде. Алар өч мәктәптә дә булдылар, укучыларны һәм укытучыларны бу истәлекле вакыйга белән котладылар.

Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов билгеләвенчә, бу үзәкләр ачылгач, балаларда биология, физика һәм химияне өйрәнүдә яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Аларның район һәм республика олимпиадаларында нәтиҗәләре яхшыруын да көтәргә кирәк.

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: