+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2021, 14:45

Балалар яраткан театрны зур үзгәрешләр көтә

Башкорт дәүләт курчак театрын төзекләндерү алдагы елда башланачак.

Уфага нигез салынуның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлеккә кертелгән проектлар исемлегенә Башкорт дәүләт курчак театры бинасын реконструкцияләү дә керә. Проектны тормышка ашыру өчен 778,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, шуларның 250 миллионы –федераль һәм 528,5 миллионы республика бюджетыннан. Федераль финанслау Президент владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт  проекты кысаларында башкарыла.

Башкорт дәүләт курчак театрын үзгәртеп кору, аңа янкорма төзү 2022-2024 елларга планлаштырылган.

1976 елда төзелгән театр бинасында бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Төзелеш ике этапта узачак дип планлаштырыла. Башта подваллы дүрт катлы яңа бина төзиячәкләр, аннары гамәлдәге бинага реконструкция үткәреләчәк. Нәтиҗәдә, театр бинаның гомум мәйданы ике тапкыр – 6,5 мең квадрат метрга кадәр артачак.

 

Фото:ufa.rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: