Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2021, 09:40

Спорт яратучылар һәрвакыт шат күңелле

Борай районында ГТО тапшыруның I фестивале узды.  

Спорт яратучылар һәрвакыт шат күңелле
Спорт яратучылар һәрвакыт шат күңелле

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Спорт-тормыш нормасы” проектына ярашлы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Борай районында ГТО тапшыруның I фестивале узды.

ГТО нормаларын яшьләр дә, өлкәннәр дә актив тапшыра. Районның "Гүзәл" 1нче балалар бакчасы һәм "Радуга" 2 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре дә искәрмә түгел. 11 сентябрь көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре “ГТО” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар. Һәр катнашучы төрле яшь категорияләре өчен билгеләнгән сынауларны үтәде.

“Мин мондый чараларны яратам, алар һәрвакыт күңелле үтә. Монда сүзсез дә барысы да аңлашыла – спорт сөюче кешеләр һәрвакыт уңай энергетикалы.  Спорт ярышларында төрле яшь кешеләре катнаша, әмма аларны шат кәеф, җиңел аралашу берләштерә", - ди фестивальдә катнашучы Гүзәл Фидарис кызы.

Спорт чарасы катнашучыларның, чыннан да, хезмәткә дә, оборонага да, ГТО нормаларын тапшыруга да әзер булуларын күрсәтте.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: