+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2021, 15:20

Радий Хәбиров: “Укытучылар көне – яраткан һәм мөһим бәйрәм”

Бүген республиканың 10 педагогы – “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды, ә 40 авыл укытучысы 690 мең сумлык сертификат алды.

Радий Хәбиров: “Укытучылар көне – яраткан һәм мөһим бәйрәм”
Радий Хәбиров: “Укытучылар көне – яраткан һәм мөһим бәйрәм”

"Укытучылар көне – Русиянең һәр кешесенә якын булган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, һәм укытучының үз укучылары өчен башкарган эше бәяләп бетергесез, бу бик мөһим һәм катлаулы хезмәт, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында.

Билгеле булуынча, төбәк Башлыгы, яшь, перспективалы авыл педагогларына ярдәм итү максатыннан 2019 елның июлендә 600 мең сум күләмендә грант билгеләү турында указга кул куйды. Аларны алуга авылда урнашкан, халык саны 10 000 кешедән артмаган мәктәпләрдә эшләүче 35 яшькә кадәрге укытучылар дәгъва итә ала. 2020 елда грант суммасы 690 мең сумга кадәр арттырылды.

“Без мәгариф өлкәсен үстерүгә, аның матди-техник базасын ныгытуга җитди игътибар бирәбез. Соңгы өч елда 37 мәктәп, 49 яңа балалар бакчасы төзедек, — диде Радий Хәбиров. — Ил Президенты йөкләмәсе белән ел ахырына кадәр барыннан да элек авыл мәктәпләренә капиталь ремонт ясау буенча федераль программа кабул ителәчәк. Безнең республика заявкасына ремонт кирәк булган 365 мәктәпне керттек. Безнең мәгариф системасы Русиядә иң эре системаларның берсе булып тора, һәм, барлык кыенлыкларга карамастан, аны үстерү буенча программалар тормышка ашырылачак”.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, елдан-ел республика укучылары имтиханнарда югары нәтиҗәләр белән сөендерә. Быел 109 бала 100 баллык нәтиҗә күрсәтте, ә биш чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча 100 балл җыйды.

Бүген республиканың 10 педагогы – “Башкортстанның атказанган укытучысы” исемен, ә 40 яшь авыл укытучысы 690 мең сумлык сертификат алды.

“Бу иң матур һәм яраткан бәйрәм. Үзегезне саклагыз, намуслы хезмәтегез, зирәк һәм фидакарь, сабыр булуыгыз, балаларга ихлас мәхәббәтегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим", – диде республика Башлыгы бүләкләү тантанасында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: