+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2021, 10:00

Спорт белән дус бул!

Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә баскетбол буенча ярыш узды.

Спорт белән дус бул!
Спорт белән дус бул!

“Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә “Мәгарифтә күтәрелеш” республика проекты модульләре буенча актив эш алып барыла. 

“Спорт белән дус бул”  модуле җитәкчесе Финат Биктимеров 10 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрде. Уен дустанә, шул ук вакытта кызу көрәш рәвешендә узды. Командалар икесе дә җиңү өчен тырышты. Финат Миңнегали улы әйтүенчә, баскетбол – команда уены һәм монда ялгыз гына җиңү мөмкин түгел. Шуңа күрә һәркем бөтен көчен салып тырышты. Нәтиҗәдә, көндәшләр командасын өч очкога отып, 10 А сыйныфы җиңү яулады.

Ярышларда катнашучы укучылар – Камилла Тимерханова һәм Руслан Зиннәтуллин фикеренчә, уен – бик мавыктыргыч, шул ук вакытта киеренке узды. Балаларда үткәрелгән чарадан онытылмас тәэсирләр калды.

 

Чыганак: Тәтешле районы хакимиятене аналитика бүлеге

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: