+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2021, 11:45

Авыл урамнарына да светофорлар кирәк!

Дәүләкән районының ике авылында мәктәпләр янына светофорлар урнаштырылды.

Авыл урамнарына да светофорлар кирәк!
Авыл урамнарына да светофорлар кирәк!

Дәүләкән районының ике авылында “Хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәпләр янындагы җәяүлеләр кичүендә светофорлар урнаштырылган. Аларның һәрберсендә, мәктәптән тыш, мәктәпкәчә төркемнәр дә бар. Көн саен дәресләргә 140лап бала йөри. Хәзерге вакытта автомобильләр саны көннән-көн арта. Хәтта авыл урамнарында да мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да, укучыларның да иминлеген тәэмин итү бик мөһим.

Чуенчы авыл Советы башлыгы Сергей Никифоров белдерүенчә, эшләр урындагы бюджет исәбенә башкарылган. Хәрәкәтне көйләү чаралары бәхетсезлек очракларын булдырмауга, шулай ук “өй-мәктәп-өй” көндәлек маршрутлары вакытында юлның куркыныч участокларында укучыларның һәм машина йөртүчеләрнең игътибарын арттыруга юнәлдерелгән.

Чуенчы авылы мәктәбе директоры Рамил Фәизов билгеләвенчә, мәктәпкә –  60, мәктәпкәчә төркемгә 10 бала йөри. Сүз дә юк, мәктәпләр янындагы светофорлар юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметә.

 

Чыганак: Дәүләкән районы хакимиятенең аналитика бүлеге

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: