+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2021, 11:10

Яңартылган паркта күңелле булачак!

Дәүләкән шәһәрендә үзәк паркны төзекләндерү эшләренең беренче этабы ахырына якынлаша.

Яңартылган паркта күңелле булачак!
Яңартылган паркта күңелле булачак!

Проект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Дәүләкән районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, төзекләндерү эшләре 2021 елда башланган. Кызыл мәйдан, Мәҗит Гафури, Җиңү урамнарында велоюллар һәм тротуарлар барлыкка килгән, асфальт катламы алыштырылган, яшел үсентеләр утыртылган, заманча тукталыш павильоны урнаштырылган. Дим елгасы ярында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Тиздән биредә яшәүчеләр өчен тагын бер ял объекты – суга хәвефсез керү мөмкинлеген тәэмин итүче пирс барлыкка киләчәк. Аннары эскәмияләр һәм урам утлары урнаштырылачак.

Үзәк паркның икенче этабында юлларга асфальт түшәү, спорт мәйданчыгы һәм тренажерлары урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган. Амфитеатр һәм ачык һавада төрле чаралар үткәрү өчен сәхнә җиһазландырылачак.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: