Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2021, 11:05

Иң гүзәл кыз Башкортстанда яши!

Тугыз яшьлек якташыбыз Халыкара матурлык конкурсында җиңү яулады.

Иң гүзәл кыз Башкортстанда яши!
Иң гүзәл кыз Башкортстанда яши!

Тугыз яшьлек Регина Хуҗина “Miss & Mister Effulgence” Халыкара матурлык конкурсында “Мини мисс” титулын яулады. Бәйге 11-13 ноябрьдә Мәскәүдә узды.

“Мин бик бәхетле! Минем өчен шундый масштаблы конкурста Башкортостанны тәкъдим итү зур дәрәҗә булды. Өметләрне аклавыма шатмын. Мине хуплаучыларга, бигрәк тә гаиләмә, шулай ук конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Гаҗәеп матур тамаша булды!" — дип язган кыз Инстаграм сәхифәсендә.

Регина Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә укый һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе ансамбленең балалар төркемендә шөгыльләнә.

Регинаны конкурска әзерләү белән “Һомай” театр-дефиле” студиясе шөгыльләнгән. Быел май аенда нәни якташыбыз “Башкортостан гүзәле” бәйгесенең балалар номинациясендә дә Гран-при яулаган.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: