+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2021, 15:15

Спорт – тормыш нормасына әйләнсен!

Күгәрчен районы укучылары ГТО нормаларын тапшырды.

Спорт – тормыш нормасына әйләнсен!
Спорт – тормыш нормасына әйләнсен!

Спорт – кеше тормышының мөһим бер өлеше. Кемгәдер ул карьера төзергә ярдәм итә, икенчеләр өчен көндәлек күнекмәләр, өченчеләр билгеле бер спорт төренең җанатары.

2019 елдан башлап “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы “Демография” гомумдәүләт проектының бер өлеше булган “Спорт – тормыш нормасы!” федераль проектына кертелде. Агымдагы елның 17 ноябрендә Морактагы башкорт гимназиясенең 129 укучысы спорт мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырды.

ГТО комплексы төрле яшь төркемендәге кешеләрнең катнашуын күз уңында тота. Спорт нормативларын уңышлы тапшырган катнашучыларга бронза, көмеш яки алтын значок тапшырыла.

Борын-борыннан спортның кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясавы билгеле. Борынгы греклар да ярышлар барышында иң җитезләрне ачыклаганнар. Спорт ярышлары бүгенге көнгә кадәр бик күп спортчыларны һәм җанатарларны җәлеп итә. Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз!

 

Чыганак: Күгәрчен районы хакимиятенең аналитика бүлеге

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: