+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2021, 10:10

Кетердәп торган чебурек

Өйдә үзең пешергәненә ни җитә!

Кетердәп торган чебурек
Кетердәп торган чебурек

Камыр өчен: 1 стакан җылымсу су, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, кирәгенчә он.

Эчлек өчен: ит фаршы, суган, борыч, тоз.

Җылымса суга йомырка, тоз, он салып, камыр басабыз һәм 30 минут ял иттерәбез. Камырдан түгәрәкләр җәябез. Түгәрәкнең яртысына артык калын итми генә фарш салабыз. Икенче яртысын эчлек өстенә кайтарып ябабыз, читләрен ябыштырабыз. Чәнечке белән матур итеп бастырып чыгарга да мөмкин.   

Төбе калын кәстрүлгә яки табага якынча 2-3 сантиметр үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Май кызгач, чебурекларны салып, бер ягы алсуланганчы тотабыз. Аннары икенче ягына әйләндерәбез. Әзер чебурекларны майдан алгач, кәгазь тастымалга тезә барабыз.

Кайнар килеш табынга чыгарган чебуреклар кетердәп торачак. Әлбәттә, сөтләп, куе итеп ясалган чәй белән ул бик тәмле булачак!

 

Фото: foodrecipes.pro

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: