+13 °С
Болытлы
Мәләвез шәһәрендәге чүп эшкәртү комплексында кичә, 27 гыйнвар көнне, башка сыймаслык хәл булган. Биредә яңа туган баланың гәүдәсе табылган. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.
Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыккан, сабыйның үлү сәбәпләрен билгеләү максаты белән суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Тикшерүчеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә нарасының әнисесен билгеләнгән. Аның белән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә ведомство. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
Фото: tengrinews.kz