-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2022, 11:45

Балаларга кагылучыларга – кырыс җәза!

Русия Президенты Владимир Путин педофил-рецидивистлар өчен гомерлек срок турында законга кул куйды.

Балаларга кагылучыларга – кырыс җәза!
Балаларга кагылучыларга – кырыс җәза!

Хәзер балигъ булмаганнарга карата кабат көчләү гамәлләре кылган, шулай ук ике яки аннан да күбрәк баланы сексуаль көчләүдә гаепләнүче кешеләр гомерлеккә төрмәгә утырачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, әлеге закон нигезендә 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләрен кабат кылган өчен педофилларга гомерлеккә иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган. Гомерлек срок “ике яки аннан да күбрәк баланы сексуаль көчләү” мәддәсе буенча элегрәк җәлеп ителмәгән педофиллар өчен дә, шулай ук “әлеге җинаять башка авыр яки аеруча авыр җинаять кылуга бәйле” очракта да каралачак.

 

Фото:mordovmedia.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: