+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2022, 20:50

“Үлемсез полк" - ул безнең бабаларыбызга хөрмәт”

Бүген Уфада "Үлемсез полк" йөрешендә 170 меңнән артык кеше катнашты.

“Үлемсез полк" - ул безнең бабаларыбызга хөрмәт”
“Үлемсез полк" - ул безнең бабаларыбызга хөрмәт”

Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы көнендә традицион "Үлемсез полк" парады узды. Катнашучылар үз ветераннарының фотосурәтләре төшерелгән штендерлар яки киемдә беркетелгән бейджлар белән узды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колонналарда бабасының портреты белән барды. Барый Латыйп улы Хәбиров 1941 елның августында фронтка китә. 206нчы аерым линия элемтә батальоны телеграф-төзелеш ротасы составында сугыша, яралана. Медальләр белән бүләкләнә, шул исәптән, “Ленинградны обороналау” өчен .

"Үлемсез полк" - ул безнең бабаларыбызга хөрмәт, җиңү яулаган, җиңгән, безгә киләчәк тәэмин иткән кешеләргә рәхмәт. Мондый чаралар - бергә урамга чыгу мөмкинлеге ул, без бер зур гаилә, бер зур ил, бу бердәмлекне күрсәтү мөмкинлеге. Бүген "Үлемсез полк" һәр муниципалитетта уза, өстәвенә, колонналар бездә хәтта кечкенә авылларда да үтте, чөнки бу бәйрәм, чыннан да, бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Бу безнең ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен рәхмәтебез, бу бигрәк тә хәзер, кемнеңдер бу җиңүне алырга омтылуы, әлбәттә, бу безнең җиңүебезне яклау ысулы", - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Уфада "Үлемсез полк" тантаналы йөреше Октябрь проспекты буенча, Һалле исемендәге урам киселешеннән алып Кольская урамы белән кисешүгә кадәр музыкаль озату белән узды.

Иртәнге сәгать уннан Башкортстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында бер сәгать дәвамында колонналар формалаштырылды. Бу сан символик мәгънәгә ия - хәрби частьләргә озатыр алдыннан мобилизацияләнгән резервчылар арасыннан отрядларны җыю һәм формалаштыру өчен хәрби комиссариатлар нәкъ менә бер сәгать вакыт биргән.

Аннан соң “Фашизмга каршы көрәштә һәлак булучыларның якты истәлеге" гомумреспублика акциясе кысаларында «Бер минут тынлык” булды.

Арытаба Лев Лещенко башкаруында "Җиңү көне" җыры белән  тантаналы рәвештә колонна йөреше башланды.

Колонна Ленин исемендәге мәйданга җиткәч, барлык катнашучылар да "Без – халык армиясе" җырын башкардылар, шуның белән халыкның армия белән бердәмлеген, русиялеләрнең рух көчен күрсәттеләр. Шуннан соң колонна хәрәкәтне дәвам итте.

Быел Уфада "Үлемсез полк" акциясендә Русия һәм Башкортстан флаглары белән беррәттән, беренче тапкыр Башкортстанның 63 муниципалитетының флаглары тәкъдим ителде. Бу республика халкының бердәмлеген, аларның үз дәүләте тарихына мөнәсәбәтен күрсәтте.

Уфада "Үлемсез полк" йөрешендә якынча исәпләүләр буенча 170 меңнән артык кеше катнашкан.

 

Фото:glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: