+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2022, 11:15

Ибрайда мәдәният учагы гөрләп торачак!

Кыйгы районының Ибрай авылы мәдәният йортында ремонт башланды.

Ибрайда мәдәният учагы гөрләп торачак!
Ибрайда мәдәният учагы гөрләп торачак!

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты тулы бер чаралар исемлеген үз эченә ала. Аларның берсе — авыл мәдәният йортларын ремонтлау, төзү, реконструкцияләү. Гомумдәүләт проекты кысаларында быел Кыйгы районының Ибрай авылы мәдәният йорты төзекләндереләчәк. 1981 елда төзелгән бинада капиталь ремонт ачылганнан бирле ясалмаган.


Төзекләндерү кысаларында бинаны ремонтлау һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта ремонт эшләре башланган. Бина эчендә төзелеш һәм стеналарны агарту эшләре бара.


“Мәдәният” гомумдәүләт проекты иске авыл мәдәният йортларына яңа сулыш бирә. Яңартылган авыл мәдәният йортлары халык өчен үзенә тартып торучы үзәк булып тора. Авылда клуб булса, тормыш кайный, аның киләчәге бар, дигән сүз. Тиздән Ибрай авылы халкы да бәйрәмнәрне, спорт һәм иҗтимагый чараларны яңартылган мәдәният йортында үткәрәчәк.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: