Әти-әниләр өчен мондый лагерьлар каникул вакытында балаларның буш вакытларын оештыру, ә мәктәп укучылары өчен вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.
Көндезге ял үзәкләренең программалары тәрбия, физкультура-сәламәтләндерү һәм мәдәни-киңкүләм чараларга бай булачак, алар актив ялга гына түгел, иҗади үсешкә дә ярдәм итә. Мавыктыргыч уеннар, эшлекле лекцияләр һәм осталык дәресләре кызлар-малайларга яңа мөмкинлекләр ачу һәм дуслар табу өчен шәп форсат булачак.
Смена дәвамында балалар өчен экскурсияләр оештырыла, алар музейларда, планетарийда, күргәзмәләрдә, кинотеатрларда булачак.
Сменаның һәр көне тантаналы линейкадан – Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән башланачак.
Балалар өчен җәйге ялның иң истә калырлык төре – шәһәр яны лагерьлары. 1 июньнән башкалада балаларны 7 шәһәр читендәге лагерь: “Чайка”, “Луч”, “Росинка”, “Дружба”, “Энергетик”, “Звездочка” сәламәтләндерү лагерьлары, “Дуслык” шифаханә-сәламәтләндерү лагере һәм “Уфимский сокол” спорт лагере каршы алды, аларда 1500 бала ял итәчәк.
Фото:rb7.ru